Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта тыл хезмәтчәнен хөрмәтләделәр

    Бүген, 5 мартта Үрнәк авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миннеруй Нуруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Юбилей көнендә аны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, Социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева, Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганеев һәм башкалар гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Флюра Рәшитовна юбилярны РФ һәм ТР Президентлары Владимир Путин, Рөстәм Миннеханов һәм район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды, аңа сәламәтлек теләде. Шунда ук район башлыгы урынбасары тыл хезмәтчәненә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медален дә тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: