Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта укырга һәм эшләргә дә мөмкинлек бар

Бүгенге көндә аграр техникумда 455 студент белем ала. Башка шәһәргә китмичә, сыйфатлы белем алу һәм районда ихтыяҗлы һөнәр үзләштерү мөмкинлеге белән республикада яшәүчеләрнең барысы да мактана алмый.

Нурлатлыларга бу яктан бәхет елмайды – җирле аграр техникумда студентлар авыл хуҗалыгы юнәлеше һәм хезмәтләр күрсәтү белгечлекләре буенча белем алалар, интернатмәктәпнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылышларын укыту өчен дә шартлар бар. Кызлар һәм егетләр тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, отделка һәм төзелеш эшләре мастеры һәм башка һөнәрләр үзләштерәләр.

3нче курс студенты Фаяз Рәхмәтуллин туган җирендә калырга карар иткән.

– Мин “авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча укыйм. Техникумны тәмамлаганнан соң, югары белем алырга һәм, һичшиксез, кире әйләнеп кайтырга ниятлим. Безнең район үзенең аграрийлары белән дан тота, бу юнәлештә миңа эш табу авырлык тудырмас, дип уйлыйм, – дип уртаклашты студент.

 Биредә моның өчен барлык мөмкинлекләрнең дә тудырылган булуына без шул көннәрдә аграр техникумга барып үзебез дә инандык. Бөтен кирәкле җайланмалары булган иркен укыту-производство остаханәләре, авыл хуҗалыгы машиналарының интерактив тренажерлары, китапханә, спорт һәм тренажер заллары, медицина кабинеты, ашханә, 50 урынга тулай торак, техникум тарихы музее һәм хәтта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге үз җир участоклары да бар.

Шул көннәрдә биредәге укыту процессы белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында республика экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та танышып китте. Алар җитештерү остаханәләрен карадылар, студентлар белән аралаштылар, хезмәт коллективы белән очраштылар. – Сез бик яхшы уку йортында белем аласыз. Биредә үзләштергән һөнәрләрегезнең киләчәк тормышыгызда, һичшиксез, кирәге чыксын иде. Киләчәгебез – яшьләр кулында. Үзалдыгызга иң кыю максатларны да куярга курыкмагыз һәм аларга ирешегез, – дип мөрәҗәгать итте студентларга республиканың баш экологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев