Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта уракка 80ләп комбайн чыгачак

    Бүген, 11 июльдә "АгроРазвитие+" җәмгыяте базасында район башлыгы Равил Кузюров терлекләрне кышлатуга һәм урып-җыю техникасын уракка әзерләүгә багышланган семинар үткәрде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар. Иң элек семинарга килүчеләр "АгроРазвитие" хуҗалыгының 250 башка исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасын һәм тудыру бүлеген карап...

    Бүген, 11 июльдә "АгроРазвитие+" җәмгыяте базасында район башлыгы Равил Кузюров терлекләрне кышлатуга һәм урып-җыю техникасын уракка әзерләүгә багышланган семинар үткәрде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.
    Иң элек семинарга килүчеләр "АгроРазвитие" хуҗалыгының 250 башка исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасын һәм тудыру бүлеген карап чыктылар. Ислам Сафиуллин фермаларны кышкылыкка әзерләүдә нәкъ менә "АгроРазвитие" хуҗалыгын үрнәккә алырга була, дип билгеләп үтте. Биредә фермалар тирестән чистартылган, буялган, шулай ук дезинфекция дә ясалган. Районда малларны исә 15 сентябрьләргә кышкылыкка күчерә башлаячаклар.
    Аннан җитәкчеләр һәм белгечләр "АгроРазвитие"нең машина-трактор паркына күчтеләр. Биредә инде комбайнчылар үз агрегатларын уракка әзерләп куйганнар.
    - Техник мәсьәләләрне вакытында хәл итүегез бик яхшы, - диде Равил Кузюров. - Инде берничә ел дәвамында безгә агробизнесны ансат булмаган һава шартларында алып барырга туры килә. Шулай да урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгу көнүзәк бурыч булып тора.
    Район буенча уракка 80гә якын комбайн төшәчәк. Шул ук "АгроРазвитие"дә бүген 9 кыр корабы урып-җыюга әзер, барлык комбайннар да механизаторлар белән комплектланган, диде хуҗалык җитәкчесе Минсәлим Йосыпов. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы исә урак техникасының әзерлеге буенча "Сөләйманов Ә.И.", "Южная", "АгроРазвитие" хуҗалыкларын үрнәк итеп китерде. Ә район башлыгы Равил Кузюров комбайннарына чамадан тыш нагрузка төшүче хуҗалыкларга бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә кушты. Семинарда куркынычсызлык техникасына аерата гътибар бирелде. Бу уңайдан тиешле рекомендацияләрне Гостехнадзорның Нурлат районы бүлеге начальнигы Расих Сатдаров җиткерде.
    - Урып-җыюны да төгәлләрбез, чәчүне дә башкарып чыгарбыз, ә менә кешеләрне кайтарып булмый. Шуңа да барлык тиешле таләпләрне үтәп, уракны матур гына уздырыйк. Ә эшне дөрес һәм тәртипле итеп оештыру хуҗалык җитәкчеләреннән тора, - дип төгәлләде сөйләшүне Равил Кузюров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: