Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта узган “Ел укытучысы-2015” конкурсы финалына осталар чыкты

"Ел укытучысы-2015" конкурсының муниципаль этабында шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Клавдия Иванова җиңү яулады. Финалга чыккан бишлек - Клавдия Иванова (2нче мәктәп), Людмила Максимова (9нчы мәктәп), Ольга Мөхәммәтшина (Төрнәс), Рәмзия Хәлиуллина (Бикүле) һәм Сергей Семенов (Якушкино) район данын зона турында яклаячак. Аларның барысы да - көчле һәм талантлы...

Укытучыларның иң мөһим конкурслары быел 26нчы тапкыр узды. Конкурсның биремнәре дә елдан-ел катлаулана бара икән. Сайлап алу турындагы традицион - ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү белән бергә яңалары да өстәлә тора. Ә муниципаль турда ярышлар биш көнгә сузылган. Анда район мәктәпләреннән 17 педагог көч сынашты.
- Сайлап алу туры барышында бик күп кызыклы алымнар күрдек, - ди район мәгариф идарәсе начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлфия Гафурова. - Болар - дәресләрнең яңа алымнары, методик семинарларның мавыктыргыч формалары һәм башкалар. Быелгы ел аеруча җаваплы. Узган елда илебезгә иң көчле педагогны биргән Нурлат марканы төшермичә, үз җирендә талантларның тагын да булуын расларга тиеш.
- Сез барыгыз да җиңүчеләр, - диде коллегаларын котларга килгән Россиянең иң яхшы укытучысы титулын яулаган, шәһәрнең 1нче урта мәктәбе директоры Алла Головенькина. - Сез үзегезне җиңеп сәхнәгә чыккансыз, конкурсның сайлап алу турында катнашкансыз. Алга таба да барлык хыялларыгыз тормышка ашсын иде.
684 укучыга белем бирүче һәм 51 педагогны берләштерүче шәһәрнең 2нче урта мәктәбе - районда иң көчлеләрнең берсе. 2014 елгы нәтиҗәләр буенча ул "Өстенлекле мәктәпләр" республика программасына кертелде. Әлеге типтагы мәктәп коллективы укыту һәм тәрбия процессында инновацион методлар кулланып, бер команда булып эшли. 2017 елда 80 еллыгын билгеләп үтәчәк мәктәпнең үз традицияләре, үз эш нәтиҗәләре бар. Конкурсның район этабында җиңү яулаган башлангыч сыйныф укытучысы, "Ел укытучысы - 2015" район конкурсы җиңүчесе Клавдия Иванованың биредәге хезмәт стажы 26 ел икән инде. Моннан ун ел элек тә ул әлеге һөнәри конкурсның район турында көч сынашкан булган.
- Безнең мәктәп коллективының төп максаты - көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү. Бүгенге конкурста җиңүем бер яктан сөенеч булса, икенче яктан зур җаваплылык. Чөнки минем өчен иң мөһиме конкурсларда катнашу түгел, ә укучыларымның үсеше, - ди Клавдия Алексеевна.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов әйтүенчә, конкурста катнашучыларның осталыклары, һөнәри дәрәҗәсе үсә бара
икән. "Финалга иң лаеклы һәм көчле педагоглар чыкты дип ышанып әйтә алам", - диде Линар Нурисламович конкурска йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат “Ел укытучысы2015”