Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта өй тулысынча янган

Шимбә көнне 2нче Дачная урамында янгын килеп чыга. Аның нәтиҗәсендә, кирпеч белән тышланган 10х8 метрлы щитлы йорт тулысынча янып бетә.

Ут электр үткәргечендәге кыска ялганыштан килеп чыга. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, өйдәге бүлмәләрнең берсендә эрегән электр үткәргече караватка төшә һәм аңа ут каба. Хуҗалар ярдәм сорап чыгып йөгерләләр. Ачык калган ишектән мул итеп кислород керә, нәтиҗәдә, ут тагы да көчәя.
Бу өйдә 3 кешелек гаилә яши торган була, бәхеткә, корбаннар булмый.
Сирень Сәмәрханова
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат янгын чыгу

2
X