Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта өй туйлары гөрли

Кичә районда берьюлы берничә социаль мөһим объект үз ишекләрен ачты. Әлеге сөенечле вакыйгаларны нурлатлылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башка рәсми затлар да ўртаклаштылар. Иң башта рәсми делегация район башлыгы Равил Кузюров озатуында Мамык...

Кичә районда берьюлы берничә социаль мөһим объект үз ишекләрен ачты. Әлеге сөенечле вакыйгаларны нурлатлылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башка рәсми затлар да ўртаклаштылар.
Иң башта рәсми делегация район башлыгы Равил Кузюров озатуында Мамык авылындагы полициянең участок упономоченные өчен төзелгән административ-торак комплексны ачу тантанасында катнашты. Бүгенге көндә Мамык авыл җирлегендә 2244 кеше яши. Полициянең участок уполномоченные Мамык һәм Бутаиха авылларына хезмәт күрсәтә. Өй туен билгеләп үтүче Александр Гавриловка тантаналы шартларда йорт ачкычларын Дәүләт Советы спикеры, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Ул үз чыгышында Федераль һәм республика социаль программаларына да тукталды.
- Участок уполномоченныйларына гомер-гомергә таләпләр югары булды, - диде Фәрит Хәйруллович. - Әлеге һөнәр кешеләре - халык арасында бәйләп торучы звено. Мондый комплекслар төзү әлеге службаны ныгыту максатыннан эшләнә. Җирлекккә участок уполномоченныен беркетеп, йортлар салып бирү әлеге авыллардагы халыкның ныклы иминлегенә ышаныч тудыра. Бу участокларның ишеге һәрвакыт ачык булсын иде.
Россиядә беренчеләрдән булып полиция хезмәткәрләренә шундый комплекслар төзүне башлаганнан бирле Татарстанда 100дән артык өй туе билгеләп үтелгән инде. Өч ел эчендә республиканың барлык участок уполномоченныйларын да шундый уңайлыклы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Моннан тыш, җирлектә 10 ел участок уполномоченные вазифасын үтәгән хезмәткәрләр әлеге йортларны шәхси милек итеп үзләренә калдыра алачак. Безнең районда исә бу арада гына да Колбай Мораса, Елаур, Мамык һәм Кизләү авылларында шундый комплекслар сафка басты. Чарада чыгыш ясаган район башлыгы Равил Кузюров республика җитәкчелегенә - шәхсән Президентыбыз Рөстәм Миннехановка һәм Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Өй туйларын билгеләп үтүчегә республика һәм район, эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре бүләкләр - суыткыч, тузан суырткычы һәм телевизор тапшырдылар. Чарада катнашкан ТР Буенча баш федераль инспекторы, заманында Нурлат эчке эшләр идарәсе җитәкчесе булып та эшләгән Ренат Тимерҗанов Мамык участогының гадиләрдән булмавын хәбәр итте.
- Хәзер эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бик күп өметләр баглана торган чор, - диде Ренат Зәкиевич. - Рәхмәт республика җитәкчеләренә: авырлыкларга бирешмичә, оптималь вариантлар тәкъдим итә торалар. Нурлатта элек участок уполномоченныйлары бер ноктада гына урнашкан булса, хәзер аларны районның 5 ноктасында күрергә була. Ә бу җинаятьчелекне киметүгә, һичшиксез, йогынты ясаячак.
ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин Нурлат полициясенең тыл начальнигы Илшат Хәйруллинны "За отличие в службе" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Моннан тыш, төзүчеләр - "Лидер" җәмгыяте хезмәткәрләренә - баш инженер Илнур Сөләймановка, прораб Геннадий Уркинга район башлыгының, "Лидер" җәмгыяте җитәкчесе Алибек Бикмурзиева, монтажчы Андрей Борзовка, авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньяновага, район башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Карамага һәм башкаларга Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу көнне шундый ук уполномоченный йорты Кизләү авылында да файдалануга бирелде.
Аннан олы кунаклар шәһәр гимназиясе территориясендәге универсаль спорт мәйданчыгын ачуда катнаштылар. Бу көнне шәһәрнең 2нче, 8нче мәктәпләрендә дә шундый ук мәйданчыклар файдалануга бирелде. Мәйданчыкларны төзү буенча республика программасы бездә узган елдан башлап эшли. Кышын әлеге мәйданчыкларда хоккейчылар шөгыльләнсә, җәен бирегә футбол, баскетбол, волейбол һәм теннисчылар йөри ала.Бу көнне үк биредә спорт сөюче балалар шөгыльләнә иде инде.Тантаналы шартларда кызыл тасманы кискән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге күптән көтеп алынган спорт мәйданчыкларының "Бердәм Россия" сәяси партиясе линиясе буенча төзелүен хәбәр итеп, бу корылмаларның балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә ишекләре ачык булуын теләде.
- Кеше сәламәтлегендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алдынгы урыннарны алып тора, шуңа да күбрәк спорт объектлары кирәк. Спорт объектларын сафка бастыру ягыннан Татарстан лидерлар рәтендә, - диде Фәрит Хәйруллович. Һәм Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы исеменнән гимназиягә футбол, баскетбол туплары бүләк итте.
Рәсми затлар шәһәр үзәк мәйданда барган яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре белән дә таныштылар. Бу эшләр паркта "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активы ярдәмендә алып барыла. Үзәк мәйданны төзекләндерү буенча эскиз проектын караган ТР Дәүләт Советы җитәкчесе баш архитектор Наталья Крайновага кайбер киңәшләрен дә бирде.
- Безнең алда шәһәр халкын һәм район кунакларын уңайлыклы ял иттерү өчен заманча урын булдыру бурычы куелган иде, - диде район башлыгы конкрет реконструкция эшләренә тукталып.
Фонтанны ут һәм музыка белән эшли торган итү, Карл Маркс урамы ягыннан зур экран кую, шәһәр мәдәният сарае ягыннан башлап парк зонасы, автотранспорт эчен парковкалау булдыру планга кертелгән. Шулай ук биредә яктыркычлар урнаштырылачак. Әлеге төзекләндерү эшләре Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында эшләнә, һәм олы юбилейны нурлатлылар яңартылган мәйданда каршы алырга тиешләр.
Шул ук көнне Якты Күл авылында күпфункцияле мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты. "Перспектива" җәмгыяте 200 кешегә исәпләнгән әлеге комплексны 2 ай эчендә төзеп чыкты. Яңа бинага өч учреждение - китапханә, медпункт һәм клуб урнашкан. Объектны ачу тантанасында катнашкан Фәрит Хәйруллович районда өч программаның да социаль әһәмиятенә басым ясады.
- Алар халыкның иминлеге, сәламәтлегенә, мәдәни ялына хезмәт итәчәкләр. Якты Күл авылындагы күпфункцияле мәдәният үзәге халык белән аралашу үзәге булып җанлы тормыш алып барсын иде. Халык белән аралашуны бернинди интернетлар, замана чаралары алмаштыра алмый,- диде Дәүсовет җитәкчесе үзәккә 100 мең сумлык сертификат бүләк итеп һәм киләчәктә мәдәният кадрларын әзерләүгә игътибар арттырылачагын әйтеп узды.
- Шунда ук Фәрит Хәйруллович "Перспектива" җәмгыяте директоры Әнис Гайнуллинга һәм Яңа Иглай авылы җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллинага Дәүсоветның Рәхмәт хатларын тапшырды. Җәмгыять ташчысы Артем Агванян, буяучы-сылаучы Фирдәүс Фирсова һәм "Татнефтедор"ның НУАД җәмгыяте директоры Фидаил Садыйков район башлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.
Символик ачкычны үзәк директоры Фәридә Фәйзуллинага "Перспектива" җәмгыяте директоры Әнис Гайнуллин тапшырды. Кунаклар үзәккә урнашкан учреҗдениеләр белән танышып чыктылар. 30 ел авылда фельдшер булып эшләгән Гөлзада Вәлитова яңа медпункт уңайлыкларыннан бик канәгать иде. Китапханәне караганда, Дәүләт Советы рәисе аның эшен җанландыру максатыннан республика язучылары белән очрашулар үткәрергә, конференцияләр оештырырга киңәш итте. Ә бу арада яңа үзәк сәхнәсендә Нурлат үзешчәннәренең концерты башланды. Фәүзия Кәлимуллина башкаруындагы «Нурлат» жыры бу көнне райондагы яңарышларга чын күңелдән шатланган нурлатлыларның уртак халәтен чагылдырып яңгырады.
-Халыкның тормышын яхшыртуга корылган федераль һәм республика программалары буенча төзекләндерү һәм яңарту эшләре халык тарафыннан хупланып кабул ителә, бу уңайдан Нурлатта да шактый эшләр башкарыла һәм планнары да зурдан,-диде Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат