Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яңа АЗС ачылды

Нурлатта экологик дизель ягулыгы тәкъдим итүче беренче автоягулык салу станциясе ачылды.

"Татнефтепродукт" компаниясенең Гыйматдинов урамындагы 268нче АЗСын автомобиль ияләре тиз арада үз итеп өлгерделәр. Моңа станциянең җайлы урнашуы да йогынты ясагандыр, мөгаен - шәһәрнең бу урынында автоягулык салу урыны юк иде әле. Әлбәттә, тәкъдим ителүче нефть продуктының сыйфаты да үз ролен уйный. 4 төр ягулыкның 2се экологик класслы: 92-эко һәм ДТ-эко.
- Компания барлык автоягулык салу станцияләрендә дә нефть продукты белән тәэмин итү өлкәсендә булган яңалыкларны кертә, -
диде "Татнефтепродукт" холдинг компаниясенең генераль директоры Рөстәм Сабиров чәршәмбе көнне автоягулык салу станциясен ачу вакытында. - Бу, әлбәттә, клиентларга хезмәт күрсәтүне дә, станцияләр тирәсендә кечерәк кибетләр ачуны да үз эченә ала.
Компания җитәкчесе сүзләренә караганда, 268нче АЗС экодизель ягулыгы сатучы бердәнбер станция булмаячак.
- Ихтыяҗ булса, башка мәйданчыкларда да шундый ягулык тәкъдим итәчәкбез, - диде Рөстәм Сабиров.
Бу автоягулык станциясе ягулыкның сыйфаты буенча гына түгел, заманча итеп төзелгән бинада халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеме өчен уңайлыклар булдырылуы белән дә аерылып тора әле. Болар - пандус һәм керү төркеме белән бергә махсус санузел да. "Татнефтепродукт" компаниясенең автоягулык салу станцияләренең географиясе бик киң. Бүгенге көндә Татарстанда, күрше Ульян, Самара өлкәләрендә алар 16 ноктада бар, безнең шәһәрдә генә дә бу - "Татнефтепродукт" компаниясе "Нурлатнефтепродукт" филиалының 4нче АЗСы. Тәкъдим ителүче продуктның сыйфатын раслаучы дәлилдер дә бу, аннан кулланучыларның соравы да зур. Әмма "Татнефтепродукт"ның үзенчәлеге боларда гына түгел. Рөстәм Сабиров әйтүенчә, бәяләрдә дә үзгәрешләр булачак икән. Мисал өчен, дизель ягулыгына инде бүгеннән бәяләр 0,40 сумга төшкән. Хәзерге заманда тирәяк мохитны саклар өчен нефть продуктының яхшы сыйфатлы булуда мөһим. Компания үз алдына шундый максат куйган һәм шуны тормышка ашыра да.
На правах рекламы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат АЗС