Реклама
Бүген Төнъяк-Көнчыгыш микрорайонында булачак балалар бакчасын төзү өчен җир участогын бүлү эшләре башланды.
260 урынга исәпләнгән учреждениеның проектын «Татинвестгражданпроект» институты эшләгән. Биредә 2-катлы 3-секцияле бина төзүе планлаштырыла. Аның гомуми мәйданы 5300 кв.м тәшкил итәчәк. Казанның "ПИК+" подряд оешмасы вәкилләре әйтүенчә, объектны 2015 елның сентябрь башында тапшыру планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз