Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яңа микрорайоннарга автобус йөри башлады

Халыкның үтенечен искә алып, Нурлат АТПсы шәһәрдә тагы бер – дүртенче маршрут буенча хәрәкәтне оештырып җибәрде.

Әлегә маршрут тест режимында эшли – автобус көн дәвамында түгел, ә кешеләр күпләп йөри торган иртәнге, төшке һәм кичке вакытларда гына юлга кузгала. Ноябрь аенда Мәдәният сараенда шәһәр халкы катнашында җәмәгать тыңлаулары узган иде. Анда нурлатлылар шәһәрдә транспорт хәрәкәтен оештыру буенча үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, ә автотранспортчылар белән шәһәр башкарма комитеты вәкилләре аларны терки барды.

– Шул көннәрдә Нурлат АТПсы белән муниципаль контрактка кул куелды. Яңа килешүне төзегәндә җәмәгать тыңлауларында яңгыраган теләкләрне истә тоттык, – ди бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Федор Терентьев. Ты ң л аул а р д а  и ң е ш яңгыраган тәкъдимнәр, әлбәттә инде, күп кенә социаль-мөһим объектлар, шулай ук “Тулпар” Спорт сарае урнашкан Кариев һәм Нурлат урамнарына автобус хәрәкәтен оештыруга кагылышлы иде. Һәм, халык үтенеченә колак салып, шәһәрдә яңа – 4нче номерлы маршрут булдырылган. – Маршрут шәһәрнең Төньяк, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш микрорайоннарын колачлый. Автобус эш көннәрендә 7.30да, 11.40та һәм 17.10да автовокзалдан кузгалып китә. Ярты сәгать эчендә район үзәк хастаханәсе – эчке эшләр бүлеге – “Шифа” сәүдә үзәге – “Миннегөл” мәчете – “Буратино” балалар бакчасы – Юность урамы – гимназия – “Пятерочка” кибете – район үзәк хастаханәсе – “Тирмәкәй” балалар бакчасында тукталышлар ясап, яңадан автовокзалга әйләнеп кайта, – ди “Нурлат АТПсы” генераль директоры Идрис Кәримов.

Тик, әллә яңа маршрут турында әле белеп бетермиләр, әллә җәяү йөрүне хуп күрәләр, бу маршрутта автобус көн дәвамында “һава ташый” икән. Идрис Габделбәрович әйтүенчә, Түбән Нурлатка йөрүче өченче маршрут белән дә шул ук хәл. – Түбән Нурлатка автобус эш көннәрендә автовокзалдан иртән 6.30да, кичен 17.10да кузгалып китә. Автобус тимер юлчылар микрорайоны аша уза, шуңа ул якта яшәүчеләр дә аннан файдалана ала. Тик, кызганычка каршы, бу маршрутта да кеше бик аз йөри. Кичке автобус бөтенләй диярлек буш була, – ди Идрис Кәримов. Шәһәрдәге беренче һәм и к е н ч е  м а р ш р у т л а р  әлегә үзгәрешсез калган.

Әмма АТП җитәкчесенең аларның маршрутына бераз төзәтмәләр кертү буенча да кайбер фикерләре бар. Алар чынга аша калса, маршрутларның берсе белән тимер юлчылар микрорайонын да колачлап булыр иде дип саный ул. Ә м е н ә җ ә м ә г а т ь тыңлауларында халыктан кабул ителгән тагы бер үтенеч – тукталышларга автобус хәрәкәте графигы күрсәтелгән элмә такталар урнаштыру шулай ук планда гына кала. Әлегә павильоннарда автобус хәрәкәтенең башлану һәм тәмамлану вакыты һәм хәрәкәт интервалы гына күрсәтелгән бит. Бу исә халык арасында шактый аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.

 – Эшкә шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрим. Шуңа да автобус хезмәтеннән файдаланырга туры килә. Көн саен иртән һәм кичен тукталышка чыгам. Әмма, кызганычка каршы, автобус көн саен төрле вакытта килә. Мәсәлән, кичен район үзәк хастаханәсе тукталышына билгеләнгән бер үк вакытка – 17.00гә чыгам. Һәм еш кына соңга калам, чөнки автобус күпкә иртәрәк китеп барган була. Шуннан нишлик, тукталышта торучы башка кешеләр белән кушылып таксига утырып китәргә туры килә инде, – ди Наилә Хәлимова. Әлеге сораудан шәһәр җитәкчелеге дә хәбәрдар. Тукталышларны элмә такталар белән җиһазлау буенча планнар бар инде, әлегә исә хәрәкәт графиклары белән Нурлат муниципаль районы һәм безнең “Нурлат-информ”ның рәсми аккаунтлары һәм социаль челтәрләрдәге битләрендә таныша торырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев