Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта җәяүлеләр контрольдә булачак

1 октябрьдән районда ЮХИДИ линиясе буенча "Җәяүле юлы" дип аталган профилактик чара башланды.

- Көзге якта юл-транспорт һәлакәтләре арта, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Бу көннең кыскаруы, укулар чоры башлану, юлларда җәяүлеләрнең артуы белән бәйле. Еш кына җәяүлеләрнең юлны тиешле булмаган урында чыгулары бәхетсезлек очрагына китерә. Шуңа күрә дә 10 октябрьгә барачак профилактик чара барышында шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә контрольдә булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат