ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта: җәяүлене бәрдергән машина шоферына “права”сыз калу куркыныч яный
15 ноябрьдә универсаль базар янындагы җәяүлеләр юлында "унбишле" ВАЗ машинасы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүлене бәрдергән машина шоферына "права"сыз калу куркыныч яный.
- Машина шоферына җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1500 сум штраф салынды, - ди ЮХИДИнең юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы Петр Фадеев. - Моннан тыш, әле сәламәтлеккә күпме зыян килүгә карап, өстәмә җәза бирү дә каралган. Бу - штрафтан алып машина йөртү документыннан мәхрүм итүгә кадәр, дигән сүз. Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев