Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта ялларда үлем-китем арткан

    Бу хакта безгә полиция бүлегендә хәбәр иттеләр. 8 көнлек яллар чорында полициянең кизү телефонына барлыгы 73 хәбәр кергән, 12 үлем очрагы теркәлгән. Шуларның дүртесе - үз-үзләренә кул салу.

    Ике гаиләдә чыккан ызгыш вакытында пычак куллану очрагы теркәлгән.
    Каникуллар чорында комарлы уеннар белән мавыгучылар да полиция "күз угында" булган. Мисал өчен, 6 гыйнварда законсыз эшләүче шундый бер салонның эше туктатылган, салоннан уен җиһазлары алынган.
    Бәйрәм көннәрендә барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шөкер, җәрәхәт алучылар юк, дип хәбәр итәләр ЮХИДИдә. 105 машина йөртүче кагыйдә бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, 9 кеше исерек килеш руль артына утырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: