Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшь әниләр декрет ялында яңа һөнәр үзләштерә

Нурлатның халыкның мәшгульлеге үзәгендә быел декрет ялындагы 10 хатын-кызны 1С предприятие программасын өйрәтеп, ЭВМ операторына түләүсез укытмакчы булалар. Укулар инде 25 июньнән башланып китәчәк.

- Әлеге программа өч яшькә кадәрге бала белән декрет ялында утыручы хатын-кызлар өчен булдырылган, - ди мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы Фәния Хәсәнова. - Декрет ялында озак вакыт эштән китеп торган вакытта хатын-кызлар еш кына квалификацияләрен югалталар. Ә бу программа яшь әниләргә эш урынына җиңел җайлашырга ярдәм итә, моңа кадәр махсус белемнәре булмаганнар исә эшкә белгечлек алып чыга.
Узган елда мәшгульлек үзәгендә әлеге программа буенча шулай ук 10 хатын-кызны укыткан булганнар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X