Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшь сайлаучыларга “Татарстан Республикасы Конституциясе” брошюралары тапшыралар

Нурлатлы Аделя Әхмәтшинага 18 яшь, ул быел сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен Аделя үзе укый торган Димитровград шәһәреннән махсус кайткан.

- Сайлауларда катнашу өчен дип кайттым, анда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм, чөнки республикабызның киләчәге безнең кем өчен тавыш бирүебездән тора бит, - ди яшь сайлаучы.
Бу көнне Аделя тавыш бирергә килгән 2331нче Нурлат - Мәктәп сайлау участогында аңа һәм тагын 100гә якын яшь сайлаучыга комиссия әгъзалары тантаналы шартларда "Татарстан Республикасы Конституциясе" брошюралары тапшырдылар. Аделя аны сөенеп кабул итте - республиканың яшь гражданнары үз хокукларын һәм бурычларын, аның законнарын яхшы белергә тиеш бит.
Нурлат-Мәктәп сайлау участогы исә үз эшен Закон буенча, күзәтүчеләрнең күз алдында алдан тавыш бирүдә катнашучыларның конвертларын ачып, бюллетеньнәрне үтә күренмәле урналарга салудан башлады. Бу участокта исемлеккә кертелгән 2781 тавыш бирүченең 1 проценттан артыграгы алдан тавыш бирүдә катнашкан булган. Шунысын да әйтик: әлеге сайлау участогы сайлаучылар саны буенча шәһәрдә иң зурлардан санала. Биредә халыкның активлыгы да зур була, бу юлы да тавыш бирүдә өлкәннәр дә, яшьләр дә актив катнаша. Алар өчен сайлау участогында балалар тарафыннан күргәзмәләр, концерт әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат