Нурлатта яшь урман белгеченә йорт төзеләчәк
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе буенча, быел Нурлат урман сәнәгате тармагында эшләүче яшь белгеч өчен агач йорт төзеләчәк.
Бу - әлеге тармакка киләчәктә яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан башкарыла. Сүз уңаеннан, узган ел урманчылар отрядына бер яшь кадр - Илдар Йосыпов кушылган.Казан Аграр университетын тәмамлаган егет хәзер биредә урман культуралары инженеры булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев