Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшь “йолдызчыклар” кабына

Узган җомга көнне 3нче мәктәп районның яшь талантларын кабул итте. Биредә "Музыкаль фейерверк" фестиваль-конкурсы үтте.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары "Соло башкаруы", "Хореографик постановка" һәм "Ансамбль башкаруы" номинацияләрендә 35 чыгыш тәкъдим иттеләр.
- Без районда сәләтле балаларның бик күп булуына тагы бер кат инандык, - ди жюри әгъзаларының берсе, "Чыршыкай" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Маматова. - Һәр балага иҗади сәләтен күрсәтер мөмкинлек бирергә кирәк дип саныйм мин, ә "Музыкаль фейерверк" аларга алга таба үсеш өчен стимул булды. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, шулай ук жюри составында булган Ольга Гришина, конкурсны оештыручылар - барлык ваклыкларына кадәр уйлап эш иткән 3нче мәктәп педагогларына комплиментларын җиткерде. Ул да коллегаларының мондый очрашулар традицион булырга һәм елына бер тапкырдан күбрәк уздырылырга тиеш, дигән фикерен хуплады.
- Бу авыллардагы сәләтле балаларга үсү мөмкинлеге бирәчәк. Ни дисәң дә, шәһәрнекеләргә бу уңайдан җиңелрәк бит, - дип билгеләп үтте Ольга Владимировна.
Маргарита ЛИТТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат