Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшәүче Шубиннар бакчасында 850шәр граммлы игезәк суганнар үсте

Нурлаттан Наталья Шубина бакчасында ике гадәти булмаган суган үскән. Ә бу табылдыкка очраклы гына юлыкканнар.

- Оныгым Машаның бакча фонында фотога төшәсе килде һәм ул ике суганны да йолкып алды, шуннан без аларны үлчәп карарга булдык, һәм аларның һәркайсы 850шәр грамм булып чыкты, - дип уртаклаша гаилә башлыгы Александр. - Әмма иң гаҗәбе шунда: башка барлык суганнар да гадәти зурлыкта бит.
Шубиннарның яшелчәләр үстерүдә ерым серләре юк: яхшы карарга һәм су сибеп торырга гына кирәк, диләр. Орлыкны исә үзләре җитештергәннәрне генә файдаланалар. Бакчада яшелчәләрдән тыш, төрле куаклар да, күп санлы чәчәк-гөлләр дә бар. Бакчачылык - гаиләнең уртак эше, нәни оныклары да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп тора әнә.
Чөгендере дә ел саен яхшы уңышы белән сөендереп тора, әмма быелгы игезәк-туганнар бакчада беренче тапкыр гына пәйдан булган әле. Бу суганнарның ни өчен шулай булып үсүе Шубиннар өчен табышмак булып кала. Ә менә нәни кызчык өчен мондый табыш бакчаны игътибарлы карап, яхшы тәрбияләп торганда, матур уңыш чыгачагына мисал булып торыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат