Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшәүче юбиляр - Бөек Ватан сугышы ветераннарына РФ Президентыннан котлаулар ирешә тора

Әле шул көннәрдә генә район җитәкчелеге Югары Нурлат микрорайонында яшәүче Бөек ватан сугышы ветераны Шәрифулла ага Мөхәммәтьяровның өендә булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Район башлыгы Равил Кузюров РФ Президенты Владимир Путинның һәм үзенең шәхси котлауларын җиткереп: "Сез - гомер буе туган җиргә хезмәт иткән кеше. Алга таба да хәрәкәттә булып, якыннарыгызның терәген тоеп, сәламәтлектә, шулай көр күңелле булып яшәвегезне телим,- диде.
Район башлыгы ветеран-фронтовик белән сугыш еллары, бүгенге тыныч тормыш һәм бармак белән генә санарлык калган ветераннар хакында да сөйләшеп алды. Мондый игътибарга бабайның күңеле йомшарды. Бу көннәрдә юбиляр адресына котлаулар шактый булган. Әле күптән түгел ветеран 9 май бәйрәме белән котлауларына сөенгән булса, бу көннәрдә туган көне уңаеннан ул тәбрикләүләр кабул итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X