Нурлатта яшьләр акыл көчен сынады
“Татарстанның музей язы – 2019“ акциясе кысаларында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее район халкы өчен төрле чаралар, күргәзмәләр, экскурсияләр үткәрә.
Аралашу, танышу, күңел ачу, акыл көчен сынау форматындагы “Брейн-ринг”тан район яшьләре дә читтә калмады. Интеллектуаль уенда районыбызның 18-35 яшьлек егет-кызлары алты командага тупланып көч сынаштылар. “ТатРИТЭКнефть“, район үзәк хастаханәсе, мәдәният бүлеге, “Татбурнефть” ИК , “Нурлатнефть“ НГДУсы һәм “Бердәм Россия“ партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашып, һәр команда үз исемен, девизларын тәкъдим итте. Интеллектуаль уен шәһәр тарихына, ТАССРның 100 еллыгына , Татарстанда эшче һөнәрләр һәм Россиядә театр елларына багышланган иде. Яшьләребез үзләрен киң мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр, тәкъдим ителгән барлык этапларда да сынатмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев