Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта язгы чәчү чорында мобиль бригадалар оештырылачак

Кичә, 11 март көнне "Нурлат сөте" җәмгыятенең Сәләнгеш бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы семинары үтте. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарның беренче өлеше терлекчелектә кышлату мәсьәләләренә багышланды. Катнашучылар башта бүлекчәнең терлекчелек биналарын карадылар, терлекләрне асрау шартлары, ашату рационы белән таныштылар. Биредә терлекчелеккә карашны үзгәртеп савымны арттыра алганнар, узган елның шул чорында 1,5 тонна сөт сауган булсалар, бүгенге көндә ул 3 тонна тәшкил итә. Бу исә баш санын арттыру, көтүне яңарту, ашатуга индивидуаль якын килү һәм башка технологик үзенчәлекләр бәрабәренә мөмкин булды, диләр хуҗалыкта. Шунда ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин җәйге лагерьларны әзерли башлау, продуктлылыкны арттыру, язгы өзеклек чорына азык запасы булдыру һәм башка агымдагы мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.
Семинарның икенче өлеше бүлекчәнең машина-трактор паркында дәвам итте. Бүгенге көнгә биредә авыл хуҗалыгы машиналары ремонты төгәлләнгән, тракторлар ремонты азагына якынлашып килә. Район башлыгы Равил Кузюров быел язның күпкә иртәрәк килү ихтималын билгеләп, әзерлек эшләрен тиешенчә алып барырга, язгы чәчү чорына мобиль бригадалар булдырырга кушты. "Чәчү чорында техникага нагрузка зур. Шуңа да мобиль бригадаларны теләсә кайсы вакыттта басуга барып, техник ярдәм күрсәтә алырлык итеп оештырырга кирәк. Бу исә чәчүдә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен кирәк", - диде Равил Әфраимович. Семинарда авыл хуҗалыгы машиналарын 25 мартка, тракторларны апрель башына ремонтлап бетерергә дигән бурыч куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат семинар