Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта язгы чәчүгә әзерлек дәвам итә

Кичә "Агромир" СЙ җәмгыятенең Каравыл Тавы бүлекчәсе базасында үткән авыл хуҗалыгы семинары орлыкларга чәчү алды эшкәртүе темасына багышланды.

Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр", агрохимия хезмәте станциясе белгечләре, хуҗалык агрономнары һәм орлык агулагычлар машинистлары катнашты.
Районда барлык орлыкларга да чәчү алды тикшерүләре үткәрелгән, алар нигездә кондицион дип табылган. Чираттагы этап - орлыкларны инкрустацияләү. Бу процесс бөртекләрне төрле авырулардан, бөҗәкләрдән саклауның алыштыргысыз өлеше булып тора, шуңа да инкрустацияләүне барлык кагыйдәләрнне истә тотып, тиешле таләпләр буенча үткәрүгә зур игътибар бирү сорала. Шуңа да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фаил Ивандеев үз чыгышында күбрәк орлыклык материалны сыйфатлы итеп әзерләүгә басым ясады, бурычларны бәян итте, орлыкларны яңарту мәсьәләсен күтәрде. "Россельхозцентр"ның Нурлат филиалы җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин ПК-20 "Супер" бөртек агулагыч машинасы үрнәгендә инструктацияләүнең төп технологиясе белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Вәгыйзь Сатдаров исә инкрустацияләү вакытында хезмәтне саклау кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат