Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Язгы игелек атнасы дәвам итә

Атна башыннан республикада старт алган "Игелекле Татарстан" Язгы игелек атнасына барлык мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина, социаль яклау тармаклары актив кушылган.

Дүшәмбедән район мәгариф учреждениеләрендә Игелек дәресләре узды. Ә кичә мәктәп укучылары, хастаханәнең балалар бүлегендә дәваланучылар дуслык темасына әңгәмәләрдә, сыйныф сәгатьләрендә сөйләштеләр. Атна дәвамында "Ледок" боз сарае һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективлары Бөек Ватан сугышы ветераннарына булышты. Игелек атнасы б арышында " Ледок" балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең лейкоз диагнозлы чыгарылышына адреслы ярдәм дә каралган. Ә бүген, 22 апрельдә, "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Аңа районның барлык социаль тармак хезмәткәрләре кушылды. Атна дәвамында РФда Әдәбият елына багышланган иншалар һәм эсселар конкурсына нәтиҗәләр ясалачак, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеена экскурсияләр оештырылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган чаралар узачак. Өлкәннәргә шефлык, тимурлык ярдәме оештырыла. Бию флэш-мобы, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иң яхшы шигырь, рәсемнәр конкурслары уздырыла. "Чиста ишегалды" өмәләре, территорияләрне төзекләндерү буенча чаралар планлаштырыла. Моннан тыш, һәйкәлләр тирәләрен тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү, агачлар утырту э шләре д әвам и тәчәк. Ай дәвамында үзләренең 80, 90, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар хөрмәтләнәчәк. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Игелекле ярминкә" уздырырга ниятли. Районның аз керемле гаиләләрендә яшәүчеләр өчен киемнәр җыю буенча хәйрия акциясе оештырылачак. Бу атна дәвамында игелекле кешеләр кием-салымнардан тыш, уенчык, канцелярия товарлары, азык-төлек белән дә ярдәм итә алачак. Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен дә көн саен мәгариф, мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре ял программалары әзерләячәк.
Якшәмбе, 26 апрель гаиләләргә багышланачак. Бу көнне мәгариф учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләренә багышланган сыйныфтан тыш чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев