ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта җылы бирделәр
Атна башыннан шәһәрдә җылылык сезоны старт алды. 15 сентябрьдән "Нурлат җылылык челтәрләре" предприятиесе социаль тармак объектлары белән беррәттән күпкатлы йортларга да җылылык бирә башлады.
- Барлык объектларга да җылылык бирү бер көн эчендә башкырыла торган эш түгел, - ди предприятие җитәкчесе Рамил Шарапов. - Шуңа бу эшләр атна дәвамында алып барылачак. Шәһәрдәге барлык 4 котельня да эшли. Бу уңайдан проблема булмаячак.
Җылылык бирүгә кагылышлы сораулары булган нурлатлылар 2-33-75 телефоны буенча җылылык челтәрләре диспетчерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат ала алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев