Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта йорт этләре хуҗаларын тешләгән
Районда февральнең беренче атнасында эт тешләүнең 4 очрагы теркәлгән.
Роспотребнадзорның территориаль органыннан хәбәр итүләренчә, әлеге очракларның өчесендә кешеләрне йорт этләре тешләгән икән. Зыян күрүчеләрнең 2се - шәһәрдән. Барлык зыян күрүчеләр дә схема буенча прививка алалар. Ә ел башыннан бирле хайваннар тешләвенең 28 очрагы теркәлгән. Статистика күрсәткәнчә, узган ел мондый фактлар азрак булган.
- 2014 елның гыйнваренда хайваннар тешләгән 14 нурлатлы мөрәҗәгать иткән иде, - диде Роспотребнадзорның әйдәп баручы
белгеч-эксперты Анна Трифонова.
Нет комментариев