Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта юбилярны котладылар

Дүшәмбе көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Бөек ватан сугышы ветераны Николай Кудряшов гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын кабул итте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова котлап, аңа бүләкләр тапшырды.

- Күз тимәсен, - диде район башлыгы урынбасары юбилярның күңел күтәренкелегенә сөенеп. - Олы яшьтә шунды оптимист булып калу үзе зур бәхет.
Николай Андреевичны тормыш төрле яклап сынаса да ул бирешмәскә тырыша. Сугышында яралары, баласын югалту хәсрәтләре, нефтьче хезмәтенең . Ә шундый авыр минутларында ул кулына баянын ала, я булмаса аучылык һәм балыкчылык белән мавыга. Тормыш иптәше Нина Ивановна белән бергә 69 ел гомер кичереп 3 баланы тормыш юлына бастыралар. 6 оныгына һәм оныкчыгына шөкерана кылып яшиләр. Ә үзләренең озын гомерле булуларын Кудряшовлар үзләренең дөрес тормыш алып баруларында күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат