Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге хакында сөйләштеләр
Бүген, 13 декабрьдә, район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясе утырышы үтте.
Утырыш район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә узды. Анда район һәм шәһәр территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча чаралар хакында сөйләштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе рәисе Әсхат Габдуллин, ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов доклад белән чыгыш ясадылар. Район башлыгы Равил Кузюров тиешле оешмаларга булган мәсьәләләрне хәл итәргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев