Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге темасына сөйләштеләр

Дүшәмбе көнне РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов тарафыннан оештырылган брифинг узды.

Анда РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Владимир Елисеев та катнашты.

Сәйяр Рафаэлевич билгеләп үткәнчә, 2017 һәм 2018 ел дәвамында үлүчеләр һәм яраланучылар белән юл-транспорт һәлакәтләренең саны югары булып кала:

– Шуңа бәйле рәвештә Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан автоюллар участоклары буенча авариялелекнең сәбәпләре һәм арту шартлары, вакыты һәм урыны, кагыйдә бозуларның төрләре буенча анализ ясалды. Биредә Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә административ хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге дә анализланды.

Шәһәр прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук федераль законнар таләпләренең үтәлешен тәэмин итү кирәклеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев