"Газель" машинасы белән идарә иткән 36 яшьлек нурлатлы трассада "КамАЗ" машинасы таккычына бәрелеп үлә. Бу хакта ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
14 сентябрьдә 15 сәгатьләр тирәсендә Кузайкино - Нурлат автоюлының 82нче километрында "ГАЗель" машинасы шоферы тизлекне арттыру нәтиҗәсендә каршы яктан килүче "КамАЗ" автомобиле таккычы белән орынып бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән 36 яшьлек нурлатлы вафат була.
ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә район юлларында инспекторлар 5 исерек машина йөртүчене тоткарлаган. Шуның 2се - руль артына машина йөртү документларысыз утырган булган. 13-14 сентябрьдә ЮХИДИ инспекторларына барлыгы 6 вак юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килгән.