Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта юлны тиеш булмаган урында чыккан кыз-баланы машина бәрдергән
Каникуллар башыннан гына район юлларында балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
8 июльдә көндезге 4ләр тирәсендә Ленинград урамында юл аша чыкканда 14 яшьлек кызны "Шкода-Октавия" машинасы бәрдерә. Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә бала үзе гаепле, тиеш булмаган урыннан чыккан, диләр ЮХИДИ бүлегендә. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы кыз баланың әнисенә административ штраф яный.
Нет комментариев