Нурлатта юристлар түләүсез ярдәм күрсәтәчәкләр
25 сентябрь - Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көнендә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә дә (Пушкин урамы, 46) кабул итү оештырылачак.
Биредә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр юристлар, нотариуслар һәм прокуратура хезмәткәрләре нурлатлыларга юридик мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәк. Бу хакта җентеклерәк 2-28-24 телефон буенча белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев