Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта йөзү ярышлары үтте
18 апрельдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бассейнында район Беренчелегенә йөзү ярышлары үтте.
Чарада төрле яшь категориясендә һәм дистанциядә барлыгы 100 бала катнашты. Нурлатта йөзү секциясе 2011 елдан бирле эшли. Ул вакытта өч төркемдә барлыгы 45 бала исәпләнсә, бүген 6 төркемдә 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә. Йөзү ярышы "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына узды. "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте Нурлат территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Дамир Ишкинеев җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев