Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта үз фермерларыбыз продукциясен сату ноктасы барлыкка килде

Җирле фермерларыбыз продукциясен хәзер Нурлатта яшәүчеләр дә сатып ала ала.

Чөнки күптән түгел шәһәр үзәгендә ачылган "Молочные реки" кибетендә Биляр Озерода яшәүче бертуган Андрей һәм Иван Соренковлар үз гаилә фермаларында җитештерелгән сөт һәм сөт продуктлары - эремчек, каймак, тавык ите, йомыркалар тәкъдим итәләр. Кибеттә Соренковларның үз продукцияләренән тыш, республика районнарының берсендә, шулай ук фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөттән ясалган сыр, ак майлар да бар. Нурлатлылар арасында фермерларның продукциясен яратырга өлгерүчеләр дә бар инде, үзебездә җитештерелгән сөт һәм каймак күпкә файдалырак та, ышанычлырак та бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X