Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта үзбәк диаспорасының киңәйтелгән киңәшмәсе үтте

19 майда Нурлатта үзбәк диаспорасының киңәйтелгән киңәшмәсе үтте. Киңәшмәнең темасы милләтара татулык иде. Үзбәк милли-мәдәни автономиясенең Татарстандагы рәисе Абдуманоб Абдусатаров полиция, прокуратура, УФМС, хакимият вәкилләре белән очрашып, милләттәшләренең яшәү, эшләүгә кагылышлы мәсьәләләре хакында сөйләште.

Бүгенге көндә Федераль миграция службасы идарәсенең Нурлат районы бүлегендә 200дән атык чил ил гражданины миграция исәбендә тора. Шуларның яртысы үзбәкләр. Ай дәвамында әлеге милләт вәкилләре белән 30дан атык административ хокук бозулар ачыкланган. Болар нигездә теркәлү һәм яшәү урыннары кагыйдәләрен бозулар белән бәйле. Узган ел исә ике үзбәк кешесенең базарда урын бүлә алмыйча килеп чыккан ситуацияне суд аша хәл итәргә туры килгән. Узган ел миграция хезмәте яшәү урыннары булмаган үзбәкләрне үз илләренә дипортацияләргә дә туры килгән.
Үзбәк диаспорасының Нурлат районындагы җитәкчесе Айбек Худояров әйтүенчә, бүгенге көндә районда рәсми рәвештә 106 үзбәк милләте кешесе яши. Алар бирегә акча эшләү максатыннан килгән. Шуларның яртысы Нурлата гаиләләре белән яшәп гражданлык та алганнар инде.
- Проблемалар юк, - ди Айбек Худояров. - Мин Нурлатка 13 ел элек күченеп эшмәкәрлек эшен ачып җибәрдем. Шөкер, җирле халык белән аңлашып яшибез.
Үзбәк милли - мәдәни автономиясе Татарстандагы рәисе Абдуманоб Абдусатаров Нурлатка визиты барышында милләтләшләре белән экстремизм, терроризм темалары хакында сөйләште. Моннан тыш, чарага килүчеләрнең үз сораулары да җитәрлек иде. Бу - РФ гражданлыгын алу, бер урында теркәлеп, икенче урында яшәү проблемаларын ничек хәл итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Чарага килгән диаспора әгъзалары аларның барсына да тулы җаваплар алдылар.
- Без бирегә акча эшләү өчен килдек. Шуңа ла әлеге илнең законнарына таянып яшәргә тиешбез, - диде ул милләштәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Без бер гаилә булып яшәргә тиеш. Ә моны 7 июньдә Нурлат җирендә узачак Нурлат сабантуенда күрсәтергә тиешбез. Үзбәк диаспорасының мондый очрашулары алга таба да дәвам итәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат