Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: әзерлек штаб тренировкасында күренәчәк

Узган атнада район Советында эвакокабул итү комиссиясенең утырышы үтте.

Эвакокабул итү пунктлары экстрен хәлләргә ни дәрәҗәдә әзер, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләрдә алынган белемнәр ничек файдаланыла? Эвакокабул итү комиссиясе рәисе Флюра Ногманова утырышта катнашучыларның игътибарын штаб тренировкасында ихтимал булган барлык нечкәлекләргә юнәлтте.
Һәр елны предприятиеләр җитәкчеләре һәм гражданнар оборонасы өлкәсендәге уполномоченныйлар, эвакокабул итү пунктлары начальниклары өчен өйрәнүләр оештырыла. Мисал өчен, 2013 елда Казанда, Татарстанның ГО һәм ЧС буенча укыту-методик үзәгендә - 11, аның Лениногорск филиалында 114 кеше укып кайтты. 2014 елның агымдагы чорында 143 кеше уку узды: 9 җитәкче һәм уполномоченный Казанда, калганнары Лениногорскида.
Утырыш башында Төрнәс эвакокабул итү пункты (ПЭП) начальнигы Владимир Михейкинның чыгышын тыңладылар. Ул Лениногорск филиалында укыганда алган мәгълүматларын уртаклашты. ПЭПлар өчен иң төп бурычларның берсе документация булдыру, килгән халыкны теркәү һәм урнаштыру, диде ул. Утырыш рәисе уку узганнарның һәрберсе пунктның һәр хезмәткәренә тулы мәгълүмат бирергә тиеш, дип билгеләп үтте.
- Комиссия җыегыз, үзгәрешләр белән таныштырыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Флюра Ногманова залдагы ПЭП начальникларына, аларның урынбасарларына һәм башка катнашучыларга.
Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрнә гамәлгә ашыру бүлегенең Нурлат районы әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова районда эвакокабул итү чараларының үтәлеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Безнең районга эвакуация очрагында эвакокабул итү пунктлары 48 меңнән артык кешене кабул итәргә әзер булырга тиеш, диде ул.
- Районда 10 эвакокабул итү пункты. Шуларның 2се - шәһәрдә. Килүче кешеләрне урнаштырырга кирәк. Күнекмәләрне яңарту өчен кабул итү пунктларын һичьюгы елына ике тапкыр булса да эшләтеп карарга кирәк, - диде ул. Шулай ук ПЭП өчен сигналь җайланмаларының булуы да мөһим, дип билгеләп үтте. Бу уңайдан проблема бар икән: авыл җирлекләрендә сөйләм сигналы сиреналары юк. Моны, шулай ук экстрен очракта авылдагы кешеләрнең иминлеге дә җирлек башлыклары кайгыртырга тиеш. Вывескалар, күрсәткечләр, туктау, борылу урыннары, схемалар, сигналлар - болар барысы да алдан ук әзерләнеп куелырга тиеш.
- 29-30 октябрьдә өйрәнү занятиеләре, ә февральдә - зур штаб тренировкасы уздырылачак. Боларга барыбыз да җәлеп ителәчәк, әзер торырга кирәк, - диде Флюра Ногманова һәм урыннарда даими рәвештә комиссия утырышлары уздырыпы торырга киңәш итте.
Утырыш хәрби исәпне оештыру һәм алып бару, запастагы гражданнарны броньлау смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр белән тәмамланды. Шул рәвешле, I урын 125нче янгын частена бирелде, II урын - "Нурлат сөте" һәм авыл җирлекләре арасында Егоркинода, III урын - район үзәк хастаханәсе белән Иске Әлмәт авыл җирлегендә. Иң яхшы хәрби-исәп хезмәткәрләре - Гөлсинә Курамшина (125нче ПЧ), Татьяна Яковлева ("Нурлат сөте"), Кадрия Гыймранова (ЦРБ), Ирина Киргизова (Егоркино АҖ) һәм Мәдинә Хәмидуллинага (Иске Әлмәт АҖ) район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат