Нурлатта зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәк
Бүген район башлыгы Равил Кузюров иртә белән булган янгын уңаеннан эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде. Төп тема буларак зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм оештыру мәсьәләсе каралды. Эшмәкәрләрне зыян күргән биналарда ремонт тәмамланганчы түләүсез шартларда "Радуга", Империя" сәүдә үзәкләрендә һәм үзәк базарда сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә дип хәл ителде. Моны эшмәкәрләр уңай...
Бүген район башлыгы Равил Кузюров иртә белән булган янгын уңаеннан эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде. Төп тема буларак зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм оештыру мәсьәләсе каралды. Эшмәкәрләрне зыян күргән биналарда ремонт тәмамланганчы түләүсез шартларда "Радуга", Империя" сәүдә үзәкләрендә һәм үзәк базарда сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә дип хәл ителде. Моны эшмәкәрләр уңай кабул иттеләр. Шунда ук эшмәкәрләрнең кредит тарихын ачыкларга, юридик нигезләп ярдәм фонды оештырырга килешенде. Билгеле, тиз арада янгын калдыкларын чистартырга матди зыянны ачыкларга һәм товарларны яңа нокталарга күчерергә булышырга дигән күрсәтмә дә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев