ХӘБӘРЛӘР
Нурлаттагы балалар бакчасын төзү эшләре кызу бара
Төньяк-Көнчыгыш микрорайондагы яңа балалар бакчасын төзү эшләре көннән-көн кызулана бара.
Бүгенге көндә аның нигезе тулысынча корылган, цоколь һәм 1нче катлар төзелгән, хәзер 2нче катны төзү дәвам итә. Объектта 2 ташчылар биргадасы мәшгуль, алар 30ау. "ПИК+" җәмгыятенең участок начальнигы Рәмис Зәкиев әйтүенчә, срокларга сыешалар икән. Объект район һәм "ПИК+" ОООсы җитәкчелекләренең дә даими контрлендә тора. Бүген, 13 майда иртән биредә предприятие начальнигы Марат Саттаров булып китте. Аның әйтүенчә, кайбер эшләр параллель алып барыла. Мисал өчен, тышкы челтәрләрне - суүткәргечен, канализация, газ сузу эшләрен башлаганнар. Киләсе атнага блоклы котельня кора башлаячаклар һәм территорияне төзекләндерүгә алыначаклар. Ике атнадан фасадны тышлауга керешмәкчеләр. Июньгә электр сузу һәм эке эшләр планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев