Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Өч йөрештəн МАТ КУЕП БУЛАМЫ?

Була икəн шул. Күптəн түгел шəһəр Мəдəният сараенда үткəрелгəн шахмат турнирында 4нче мəктəпнең 1нче сыйныф укучысы Игорь Буланов көндəшен шулай бик тиз бирелергə мəҗбүр итте.

– Балалар маты бу. Аны миңа тренерым Олег Васильевич өйрəткəн иде. Менə кирəге чыкты, – ди малай, шатланып.

– “Грани” үзəгенə шахмат уйнарга əле күптəн түгел генə йөри башладым. Бик ошый. Татарстанның 100 еллыгына багышлап үткəрелгəн шəһəр балалар турнирында катнашучыларның күбесе шахмат уйнарга əле күптəн түгел генə өйрəнсəлəр дə, аның бик күп серлəрен белергə өлгергəннəр инде. Бала үсеше үзəгендə Җəмилə Мингалиева кул астында шөгыльлəнүче 5 яшьлек сабыйлар да шахмат өстəллəре артында җитдилəнеп калдылар, җиңелгəннəн соң кайберлəренең күзлəрендə яшь тамчылары да күренде хəтта. Ни дисəң дə, турнир алар өчен беренче җитди ярыш булды бит. Беренче оттырыштан соң əзерлек төркеменə йөрүче Эмилия Колесникованың да кəефе төшкəн иде. Əмма тренеры һəм əтисенең юату сүзлəреннəн соң үз-үзен кулга алып, калган матчларны уңышлы тəмамлады һəм мəктəпкəчə яшьтəге балалар арасында өченче урынны яулады. Ə менə гимназия укучысы Аида Əбделганиева турнирда үзен бик ышанычлы тотты. Чөнки ярышларда күп тапкырлар катнашканы бар инде. Узган ел, əле бакчага гына йөрсə дə, Аксубайда үткəн ярышларда укучы балалар арасында беренче урынны яулаган булган əнə. Үзенең мавыгуына исə гаилəдəгелəрне дə җəлеп итəргə өлгергəн.

– Əтиемне һəм 12 яшьлек абыемны шахмат уйнарга өйрəттем. Əниемнең генə вакыты юк əлегə, кечкенə сеңелемне дə тиздəн өйрəтəчəкмен, – ди Аида. Əнə шулай, бу көнне ярышларда катнашкан 5-12 яшьлек 60ка якын баланың һəркайсы мавыктыргыч шахмат дөньясына кереп килə. Тренерлары Җəмилə Мингалиева һəм Олег Павлов җитəкчелегендə исə шахмат уйнарга гына түгел, тормышта мөстəкыйль адым ясарга һəм уйлап эш итəргə дə өйрəнə алар. Оештыручыларның мондый турнирны район күлəмендə уздырырга дигəн ниятлəре дə юк түгел. Димəк, авыл балаларының да үзлəрен шахмат өстəллəре артында сынап карау мөмкинлеге булачак əле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев