Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Очрашулар: алга таба да шул юнәлештә

Быел тимер юлчылар микрорайонының электр хуҗалыгын станция балансыннан төшереп, Чистай электр челтәрләренә күчерергә планлаштыралар. Димәк, еш ут сүнү һәм көчәнешнең уйнавы проблемасы хәл ителәчәк.

Микрорайон халык белән очрашуда бу хакта район башлыгы Равил Кузюров хәбәр итте. Шәһәрлеләрнең сораулары җавапсыз калмады. Мәәлән, быел 8нче мәктәпнең элеккеге спорт залы бинасын җирле казаклар җәмгыятенә тапшыру бара. АТПда тимер юлчылар микрорайоынына автобус мәсьләләсен караячаклар. Мәктәптә спортзал булмау уңаеннан мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов документ каралу стадиясендә, дип җавап бирде.
Шәһәрнең иң өлкән микрорайонында яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләргә һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтүгә бәяләр һәм тарифдар арту, ОДН, юллар, йортлар ремонты мәсьәләләре дә борчый. Болар "Комфорт" ТСЖсы җитәкчесе Марина Демидова чыгышыннан да күренде. Район башлыгы Равил Кузюров җаваплы затларга хәлне өйрәнеп, җитешсезлекләрне бетерергә, агымдагы елда ремонт буенча планга кертелгән ишегалды территорияләренең санын арттырырга кушты.
"Булдырылган инфраструктураны даими рәвештә анализларга һәм ныгытырга икрәк, - дип билгеләп үтте Равил Әфраимович.- Без торак-коммуналь хуҗалыкны заманчалаштыруның беренче этабын уза алдык. Алга таба да шул юнәлештә эшләячәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Очрашу