Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Олылар көне Нурлатта: күргәзмәләр, бәйрәм табыны һәм концерт

Бүген, 1 октябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм программасы мул табыннар һәм күргәзмәләр караудан башланды.

Табигатьтә көзге муллык, иркенлек хакимлек иткән чорда билгеләп үтелүче бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләде. Өлкәннәр адресына район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын җиткерде һәм район тормышында актив катнашучы бер төркем өлкәннәргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Кунаклар адресына районның пенсионерлар берлеге рәисе Евгений Савинов, ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова, социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева үзләренең җылы котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Шунда ук районның мәдәни тормышында актив катнашучыларга районның пенсионерлар берлеге Мактау хатлары, ТРның ветераннар иҗтимагый төбәк Советының һәм ТР Мәдәният министрлыгының дипломнары тапшырылды.
Бәйрәм автор башкаручы Фирдүс Тәмаев, "Конферанс", "Настроение" , Төрнәс мәдәният йортының "Цветы калины", районның "Сердәш" ансамбльләренең, "Ветеран" халык хорының һәм башка үзешчәннәрнең музыкаль чыгышлары белән дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат