Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ОСАГО: артулар соңгысы булмаска охшаган

Эш атнасы машина хуҗалары өчен бик үк сөенечле булмаган яңалык белән башланды: 12 апрельдән ОСАГО - мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү буенча база тарифы 40 процентка күтәрелде.

Моңа кадәр 101-120 ат көчле машина хуҗалары полис өчен 3-4 мең сум түләгән булсалар, хәзер 8-9 мең сум акчаларын чыгарып салырга тиеш булачак.
Артулар соңгысы булмаска охшаган, диләр иминиятчеләр, чөнки иминиятләштерүдән кергән акчалар клиентларга ук китеп бетә, ди. Бәяләр артуны зыян күрүчеләр өчен түләнүче лимитлар, запас частьларга бәяләр арту һәм башкалар белән бәйлиләр. Бәя артуны 2014 елның октябренә кадәр полислар алган машина йөртүчеләр тоячак, диләр белгечләр. Алар өчен ОСАГО икеләтә артачак, ди.
- Хатын-кыз гаебе белән килеп чыккан бер транспорт һәлакәтендә өч яхшы чит ил машинасы зыян күрде, - ди шәһәрдәге иминият компаниясе хезмәткәре бер очракка тукталып. - Зыян күргән өч машина өчен 400әр мең сум түләү каралган. Нәтиҗәдә, иминият компаниясенә 1 миллион 200 мең сум акча чыгарып саласы булачак. Ә әлеге хатын-кыз ОСАГО өчен 4 мең сумнар тирәсе түләгән булган. Менә шуннан санагыз, шундый сумманы түләү өчен күпме машина йөртүчене иминиятләштерергә кирәк булачак. Машина йөртүчеләрнең тормышларын "көчләп" иминиятләштерү дә шул чыгымнарны каплау өчен эшләнә инде. Әмма ни генә булмасын, закон гамәлгә кергән.
ОСАГО тарифларының артуларын нурлатлылар да тыныч кына кабул итә алмый.
- ОСАГОны 2003 елдан бирле түләп барам, - ди бер танышым. - Шул чорда бер генә тапкыр да юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарганым юк. Аңлавымча, минем ОСАГО түләүләрем "башсыз автоузышчылар" һәм кемнеңдер бизнесы өчен тотыла.
- Өч ел инде ОСАГОсыз йөрим, - ди Ринат. -ОСАГО өчен 4000 сум түләгәнче, 500 сум штраф түлим мин. Бәяләр күтәрелгәч, күп кеше полислар сатып алмаячак. Иминиятчеләрнең керемнәре тагын төшәчәк.
Әмма юл һәлакәтеннән берәү дә гарантияләнмәгән, һәм иминиятләштерүдән баш тартуның да бик кыйммәткә төшүе ихтималын онытмыйк.
ЮХИДИнең теркәү бүлегендә хәбәр итүләренчә, ОСАГО бәяләре күтәрелү машина сатып алучылар санына әлегә йогынты ясамаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат