Оста белән очрашу
7 февральдән 10ына кадәр районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" Бөтенроссия дәресләре үтте.
Урта Камышлы балалар бакчасында мондый чара кайчандыр бакчага йөргән җиңел атлетика буенча спорт остасы Алексей Григорьев катнашында үтте. Алексей - КФУның "Физик тәрбия һәм сәламәтлекне кайтару медицинасы институты" бүлегенең магистратура студенты. Григорьевлар - авылыбызның спорт гаиләсе. Алексей үз казанышлары турында сөйләде, бүләкләрен күрсәтте, балалар белән гимнастик күнегүләр ясады. Ә азактан балаларга нык сәламәтлек һәм физкультура белән дус булуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев