Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Паркка самолет “төште”

Агачларын кискәннән соң күпләребезне борчыган парк тиздән "яңа күлмәк" киячәк.

Инде бүген биредә бар көченә төзекләндерү эшләре бара. Җәй башында роботлаштырылган яктылык, ут һәм музыка белән эшләүче фонтан комплексы (Светомузыкальный роботизированный фонтанный комплекс) төзү эшләре башланып киткән иде. Әлеге фонтанның авторы, конструктор Андрей Бугаев әйтүенчә, алар бик кыйммәт тора икән.
- Бүген Нурлат шәһәренең паркында төзелүче фонтан эскизы - минем 3 еллык хезмәт җимешем. Бу турыда мин бик озак уйладым, һәм ул минем төшемә керде. Мондый музыкага биюче су агымнары булган фонтан бик оригиналь комплекс, - ди ул. Ә хәзер фонтан тирәсенә брусчатка түшәү эшләре бара. Аннары чиратта паркны яктырту, фонтан өчен тавыш көчәйткечләр кую һәм башка эшләр чиратта икән.
Фонтанны төзеп бетерү белән беррәттән биредә яшелләндерү эшләре дә бара. "Урман утырту көне" акциясе барышында "Нурлатнефть" НГДУсы хезмәткәрләре 250 төп чыршы утырткан. Узган атнада гына хәрби зонага БТР, танк, самолет һәм ике пушка куелган. Гомумән, район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, парк дүрт зонага бүленәчәк. Фонтанның уң ягында балалар өчен мәйданчык булдырылачак. Биредә таганнар, карусель һәм таучыклар урнаштыру планлаштырыла. Архитектор Наталья Крайнова әйтүенчә, биредә киләсе елга яшьләр һәм балалар өчен кафе төзү эшләре дә башланачак. Моннан тыш, мемориаль зонада хәрби-интернационалист якташларыбыз хөрмәтенә стела куелачак. Планда шулай ук парк коймаларын алмаштыру да каралган.
Төзекләндерү уйланган темпта һәм рәвештә барса, киләсе елдан парк проблемасы телдән төшәргә охшаган. Заманча паркның рәхәтен татый башлагач, халыкта элеккеге паркны "юксыну"да бетәр,ы бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парк фонтан "Нурлатнефть" НГДУсы