Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Партия Кыш бабае бүләкләр өләште

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган 30лап балага бүлекчә секретаре һәм сәяси советы исеменнән татлы бүләкләр өләште.

Мәсәлән, шимбә көнне партия әгъзалары балаларны өйләренә барып котлады. Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан бүләкләр алгач, балалар сөенүләрен яшермәделәр, кайберләре үзләренең хыяллары белән дә бүлеште.
- Киләчәктә юрист буласым килә. Ә моның өчен бик тырышып укырга кирәк, - ди Нурлатта яшәүче Дилүсә Кулгина. Дилүсә 9нчы сыйныфта укый, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәнгәнлектән, укытучылар өйгә килеп дәресләр бирә. Әмма бу Дилүсәнең өлгерешенә һич тә комачау итми, кыз бары "5"ле билгеләренә генә укый икән. Ә Яңа ел бүләгенә башкалар сыман ук бик сөенде ул.
Дүшәмбе көнне партия Кыш Бабае төрле тормыш хәлләре аркасында Яңа елны үзәк хастаханәнең балалар бүлегендә каршы алырга мәҗбүр балалар өчен бәйрәм оештырды. Сабыйлар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле уеннарда катнаштылар һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар.
- Ел дәвамында җирле бүлекчә социаль-гуманитар юнәлешле проектларда актив катнашып килде һәм аны шундый сөенечле акция белән төгәлләргә булдык, - ди бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. - Яңа ел алдыннан нәкъ менә тормышларында бәйрәмнәр аз була торган балаларга сөенеч бүләк итү аеруча кирәк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш Бабай балаларга бүләкләр