"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге "Гражданнар университеты-Идел" төбәк партия проектына старт бирде
Әлеге проект кысаларында уку узачак 120 кеше арасында Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Андрей Захаров белән "Дружба микрорайоны" башлангыч оешмасы секретаре Татьяна Фадеева да бар.
- Партиянең кадрлар составы яңара, сәяси шартлар да үзгәреп тора. Яңа кадрлар да, тәҗрибәле белгечләр дә билгеле бер белемнәр җыелмасына ия булырга, сайлаулар үткәрергә, дебатлар алып барырга сәләтле булырга тиешләр, - ди бүлекчәнең башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Лекомцева. - Партия проекты кадрлар әзерләү, кабаттан әзерләүне күздә тота. Шул көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетында 72 сәгатькә исәпләнгән укулар башланып китәчәк. Җомга көнне исә анда видеоконференция режимында барлык башлангыч бүлекчә секретарьлары да катнаша алачак. Алга таба проект кысаларында барлык бүлекчә секретарьлары өчен дә укулар оештыру күздә тотыла.
Нет комментариев