Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерлар компьютер өйрәнә

Шул көннәрдә Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге аша "Интернет-долголетие" проекты буенча 48 кеше компьютер грамоталылыгына өйрәнә башлады.

- Моңа кадәр әлеге проект буенча Нурлат районы һәм шәһәреннән 162 кеше компьютер серләрен үзләштергән иде инде. Пенсионерлардан кергән яңа гаризалардан чыгып Урта Камышлы, Егоркино, Якушкино авыллары һәм шәһәрнең 1нче, 3нче мәктәпләрендә укулар оештырдык. Анда пенсионерлар 72 сәгатьлек курслар үтеп, компьютерда эшләү буенча төп белемнәр һәм күнекмәләрне алачаклар. Әлеге укуларның төп максаты - пенсионерларны Интернет челтәрендә эшләргә, электрон почтадан, тавыш белән аралашу чараларыннан файдаланырга өйрәтү. Алар өйләреннән чыкмый гына да электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнергә тиешләр, бу пенсионерларны тере чиратларда басып торудан коткарачак, - ди мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Лилия Шакирова.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге проект буенча укулар картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен генә түгел, инвалидлык, хезмәт еллары, караучысын югалту буенча пенсия алучыларга һ.б.ларга да каралган. Һәм ул киләсе елда да дәвам иттереләчәк икән, теләкләре булганнар мәшгульлек үзәгенә килеп языла алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет Нурлат халкыныћ мђшгульлек њзђге