Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пенсияләр арта

Бу айдан эшләүче пенсионерлар арттырылган пенсия ала башлаячак. Бу исә Россия Федерациясе Пенсия фонды үткәрүче корректировкалаудан соң мөмкин булачак.

2012 елның 1 августыннан пенсияләрне арттыру Пенсия фондына эш бирүчеләрдән кергән иминият кертемнәре турындагы мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла. Корректировкалау һәр елның 1 августыннан, гариза бирмичә генә уздырыла. Хезмәт пенсияләренең иминият өлешен гариза бирми генә яңабаштан исәпләүгә исә хезмәт пенсияләрен картлык, инвалидлык буенча алучылар хокуклы (әгәр дә эш бирүчеләре алар өчен узган ел һәм/яки 2012 елның I кварталында иминият кертеме исәпләп һәм түләп барган булсалар). Татарстанның 355 меңнән артык кешесе пенсияләренә өстәмә алачак. ПФРның Нурлат районы һәм шәһәре идарәсендә әйтүләренчә, 2561 эшләүче пенсионерның пенсиясе яңабаштан исәпләнгән икән, пенсия исә уртача 114 сум 23 тиенгә артачак.
Тагы да тулырак мәгълүмат алу һәм аларны төгәлләштерү өчен пенсионерларга Пенсия фондының үзләре пенсия ала торган территориаль органына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФРныћ Нурлат идарђсе Пенсия фонды Корректировкалау