Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пенсияләр арта, отчетлар бетерелә...

2012 елда РФда Пенсияләр буенча законнардагы үзгәрешләр турында сишәмбе көнне узган видеобрифингта ПФРның ТР буенча бүлекчәсе управляющие Марсель Имамов хәбәр ите.

Ул берничә мәсьәләгә кагылды, алар арасында иминият кертемнәре, 2012 елда пенсияләрне арттыру, пенсия тупланмалары средстволары исәбенә түләүләр, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләре, пенсияне уртак финанслау дәүләт программасы турындагылары һ.б.лар бар иде.
- Үзгәрешләр барлык иминиятчеләргә дә кагылачак: иминият кертемнәренең тарифлары түбәнәйтеләчәк, ә шәхси эшмәкәрләр өчен еллык отчетлылык бетереләчәк, - дип, ул бер тапкыр бирелә торган, сроклы яки срокларсыз пенсия түләүләре буенча мөрәҗәгать итүләрнең тәртибе турында җентекле мәгълүмат бирде.
Ана капиталыннан файдалануга килгәндә, аны баланы укытуга гына түгел, мәктәпкәчә учреждениедә тоткан өчен дә кулланып булачак, диде.
М.Имамов биредә үк кайбер сорауларга да җавап бирде. Пенсия яшенең артуына килгәндә, әлеге мәсьәләнең 2015 елга кадәр каралмаячагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев