"Пешеход - на переход" акциясе уза
1 декабрьгә кадәр дәвам итә торган "Пешеход - на переход" социаль кампаниясе барышында җәяүлеләр иминлеген күтәрүгә багышланган чаралар уза.
Кампания кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре иминият компанияләре һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә профилактик акцияләр, инструктажлар үткәрә. Агымдагы елның 10 аенда гына да район юлларында җәяүлеләрне бәрдерүнең 11 очрагы теркәлгән. Аларның 4есе үлгән, 7се төрле тән җәрәхәтләре алган. "Җәяүлеләр катнашындагы аварияләр сентябрь-декабрь айларында аеруча күп була. Моңа тотрыксыз һава торышы, транспорт чараларының артуы, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы да сәбәпче", - ЮХИДИ бүлеге начальнигы Р.Шаһиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев