Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пививканы бушлай ясатып була

Татарстанда 17 августтан 16 октябрьгә кадәр хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте.

Икеайлыкны үткәрү республикада котыру чире йоктырган хайваннарның кискен артып китүе белән бәйле. Мәсәлән, агымдагы елда республикада котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга артыграк.
- Нурлатта быел котыру чиренең ике очрагы ачыкланды. Аның берсе шәһәрдә төлкедә, икенчесе Яңа Иглайда йорт мәчесендә иде, - ди дәүләт ветеринария берләшмәсенең Нурлат бүлеге ветеринария инспекторы Ләйсән Ишкнеева. - Котыру чире йорт хайваннарына нигездә төлкеләр аша күчә. Ә аларның саны быел күпкә артуы билгеле. Кешеләргә исә авыру котыру чирле төлкеләр яки йорт хайваннары тешләгәндә күчәргә мөмкин.
Котыру - үлемгә китерә торган авыру, әмма аны иммунлаштыру ярдәмендә булдырмый калу да мөмкин. Яраны шунда ук сабын белән юу, һәм берничә сәгать эчендә прививка ясату авыруның таралуына юл куймый.
Әлбәттә инде, котыру чиренә каршы чаралар арасында йорт хайваннарына прививкалар ясату да нәтиҗә бирә. Шуңа да икеайлык барышында республикада, шул исәптән Нурлатта да вакцинация чаралары бушлай үткәреләчәк.
- Бу чорда барлык нурлатлылар да йорт хайваннарын безнең Линейная урамында урнашкан ветеринария берләшмәсенә алып килеп, котыру чиренә каршы бушлай прививка ясата ала, - ди ветеринария инспекторы.
Бу чорда шулай ук йорт хайваннарының исәбен алу планлаштырыла, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларындагы терлекләрне прививкалауны да җитди контрольгә алмакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат прививка