Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Плодопитомник–Ягодный, Пушкино–Лермонтов урамнарына әйләнгәннәр

Әхмәт авыл җирлегендәге Плодопитомник һәм Пушкино поселоклары Татарстан Республикасының "Нурлат муниципаль районы һәм аның составындагы муниципальберәмлекләр территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турында"гы 32 Законы нигезендә (2005 ел) муниципаль берәмлек буларак картадан юкка чыкканнар.

Хәзер 15тән артык йорты булган Плодопитомник Аксумла авылының Ягодная урамы , ә Пушкино Чуваш Мәнҗесенең Лермонтов урамы буларак теркәлә. Биредә яшәүчеләр тормышына бу зур үзгәреш кертмәсә дә, кредит алырга, эшкә урнашырга яки субсидияләр алуга теркәлергә теләгән кешеләр арасында паспортларындагы теркәү урынын төгәлләштермәгән кешеләр әле дә проблемага юлыгалар икән әле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X